Дуңгыз тиресе кергән туфракта үскән бәрәңге хәләлме?
Дуңгыз тиресе кергән туфракта үскән бәрәңге хәләлме? —Күршебездә бер урыс кешесе яши. Ул дуңгызлар асрый. Бу хайванның нәҗесен бакчасына тирес итеп кертә. Анда үскән бәрәңге хәләл буламы икән? Сабадан Хәлил абый. Алмаз хәзрәт Сафин, Казандагы “Өметлеләр” мәчете имам-хатыйбы: — Дуңгыз тиресе кертелгән туфракта үскән яшелчәләр: суган, кишер, бәрәңге һ.б. хәләл санала. Чөнки сыер, сарык, ат тиресе дә асылда нәҗес, дуңгызныкы кебек үк. Шуңа да дуңгыз тиресе белән эшкәртелгән җирдә, дуңгыз тиресе белән ашландырылган туфракта үскән бөтен үсемлекләр, шул исәптән бәрәңге дә мөселман өчен хәләл булачак.
Канал в каталоге Максиметера
703 подписчиков · Еда и рецепты