Бай кызга үч итеп, үз эшемне ачтым
Бай кызга үч итеп, үз эшемне ачтым Балтачка кайтканда юл буенда хәләл кафе бар. Кафе хуҗасы Фаил Хәкимов бу бизнесны бер тиенсез башлаган икән. Егет тумышы белән Арча районы Орнашбаш авылыннан. –Армиядә хезмәт иткән чакта йөргән кызым ташлады. Бай иде ул. Шул чакта аңа үч итеп, үз эшемне ачу, акча эшләү теләге туды. Ул чакта кофе машиналар модага кергән иде, кофе сата торган урын ачарга булдым, –дип искә ала Фаил. Тик барысы да ул уйлаганча гына килеп чыкмый. Шактый авырлыклар белән очраша. –Белгечлегем буенча трактор йөртүче мин. Кофе пешерергә өйрәнер өчен шактый тырышырга туры килде. Армиядән кайткач та, Казанга кафега эшкә урнаштым. Беренче көн аеруча авыр булып истә калган. Эш көне азагында күзгә яшьләр килде. Бу эшне ташлап качарга җиттем. Ләкин теге бай кызы искә төшә иде дә, “кирәк” дип тагын эшкә тотына идем, бирешмәдем, –ди Фаил. Тәҗрибә белән бергә беренче эше өчен акча да туплый ул. –Бизнес башларлык акчам юк иде. Тиенләп җыйдым. Ярты елдан соң, үз эшемне ачарга тәвәккәлләдем, юл буенда тамак ялгау, кофе сату урыны булдырдым, – ди Фаил. Әтисе белән әнисе аның башлангычын хуплыйлар. –Әти павильон төзергә булышты. Әни хотдоглар, бургерлар, башка ярымфабрикатлар әзерләргә ярдәм итте. Тозлы кыяр, сөт кебек үзебездә булган продуктларны өйдән алып килә идем, – дип искә ала яшь эшмәкәр. Егет киләчәген авыл белән бәйләргә уйлаган.Хатыны, баласы белән Биектауда яшиләр. "Иң мөһиме байлык түгел, бер береңне аңлап, сәламәт булып яшәү", - ди Фаил.
Канал в каталоге Максиметера
702 подписчиков · Еда и рецепты