Фасольле салат
Фасольле салат Әмма дә җайлы һәм тәмле салат. Яшел кыяр, тәмләткечләр, йомырка, ысланган тавык ите, сарымсак, майонез, консервланган ак фасоль кирәк булачак. Башта 2-3 йомырканы сытып, шуңа яшел тәмләткеч (мин кинза, укроп турап салдым), тоз, борыч өстәп табада юка гына тәбә пешерәбез. Бер ягы пешкәч, икенче ягын әйләндереп алыгыз. Суынгач, тәбәне тасмаларга бүлеп, токмач сыман кисәбез. 1 яшел кыярны, ысланган тавык итен саламлап турыйбыз. Консервланган ак фасольне юып салабыз. Барысын бергә аз гына сарымсак салынган майонез белән болгатабыз. Тәмле яллар сезгә! ❤
Канал в каталоге Максиметера
703 подписчиков · Еда и рецепты