ХИКӘЯЛӘР (РАССКАЗЫ)
Образование
Китап укысаң, белемең артыр, Укымасаң, белгәнең дә онытылыр. Һәркем үз юлында: Сатучы – хисап сөйли, Укытучы – китап сөйли. Китапның белмәгәне юк.
Загружаем канал…
Мы используем файлы cookie для работы сайта и аналитики посещаемости. Подробнее в Политике обработки данных и Правилах.
Образование
Китап укысаң, белемең артыр, Укымасаң, белгәнең дә онытылыр. Һәркем үз юлында: Сатучы – хисап сөйли, Укытучы – китап сөйли. Китапның белмәгәне юк.
Наил. Ир белән хатын мөнәсәбәте уен булгач, нигә сезне уйнамый гына тудырдылар мени?! – дип кычкырасы калган аңа үзен кимсетүчеләргә. Гомерләрне кискән, язмышлар белән "кара уен" уйнаган каһәрле сугыш бүтән кабатланмасын иде. Җан булып яралган барлык туасы сабыйлар да әти-әниле булып үссеннәр иде. Кеше – горур исем. Кешелекле булып яшәү – горурлык. Наил бүген үзен бик бәхетле саный. Кешечә матур итеп яши белде ул. Ә алда әле – яз. Тамчылар тама. Кояш көлә. Оныклары Рәнис белән Данис кайткан. Армиядә хезмәт иткән улы – Айнуры шалтырата: "Әти! Дембельгә 100 генә көн калды, тиздән кайтам. Көтегез!" Наилнең өч баласы булды. Әтиле балалар алар. Хак никахтан туган бәхетле балалар. ТӘМАМ.
Дусларым, Үләннәрнең, җиләк-җимешләрнең файдасы төркеме макста да бар. Һаман дару эчеп тормагыз. Үләннәр белән дә дәваланыгыз. Төркемгә кушылырга теләүчеләр өчен ссылтама: ⬇️⬇️ https://max.ru/join/FipVL92P2jf19AO4AVqInhnhygKs5aZjIfKQrsvGm28
Мансур белән Гөлнара көч-хәлгә дуслашты, тик күңелдә юшкыны калды. Оныкларын ашаткан өчен акча түләү – гомер күрелмәгән хәл дә бит. Алар миллионлык ашамый бит инде. Бу хакта хәтта кешегә сөйләү дә оят. Ә бу вакытта шәһәрнең икенче очында Зөһрә әбиләре белән ике бәхетле онык, тәмләп чия пирогы белән чәй эчә-эчә, иртәгә нәрсә пешерәселәрен уйлаша иде. Ә Зөһрә апа үзенең шундый мәкерле, үз файдасын гына эзләп йөрүче һәм улы белән киленең арасын бозарга хыялланучы кайнана булуын күз алдына да китереп карамады...
Яулап алынган бәхет (хикәя) Анастасия УСАЧЕВА 1. Дания, гаиләдә өч ир бала арасында бердәнбер кыз булып дөньяга килде. Гаиләдә ул иң зурысы булса да, әти-әнисенең җылы канаты астында иркәләнеп үсте. Иркәләнеп дип, кирәгеннән артык узындырмадылар аны, кыз балага тиешле матур, дөрес тәрбияне бирделәр. Кеше хәлен аңлый торган игелекле бала булып үсте ул. Үзенең өч энесен тәрбияләшеп, әти-әнисенә йорт эшләрендә булышып үсте. Холык-фигыле, чибәрлеге, уңганлыгы белән һәркемгә үрнәк булып торган кызга табигый матурлык бирелсә дә, бәхет дигән байлык кына аз бирелгән иде, күрәсең. Унынчыда укыганда, сыйныфташы Динар белән араларында мәхәббәт уянды аларның. Ике ел яратышып йөрделәр. Унберенче сыйныфны тәмамлагач, икесе дә бергә Казан каласына барып, медицина институтына укырга керергә планнар корала…
Читать целикомКичке кунак (хикәя) Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА Рауза, кызы белән улына чәй ясап бирде дә, эштән арып кайтып, олы якта ятып торган иренә дәште: – Әтисе, дим, чәй ясыйммы? Әйдә, кыстыбый да суына. Хәбирнең кузгалганын ишетеп, Рауза тизрәк кайнар чәй агызды. Ире, авызын пешерә-пешерә булса да, пар бөркелеп торган сөтле чәйне кайнар килеш ярата. Инде җиде ел бергә яшәп, Хәбирнең холык-гадәтләрен өйрәнде булса кирәк Рауза. Өстәл артына килеп утырган иренә: "Әйдә, кыстаганны көтмә, кунак түгелсең. Үзең хуҗа", – дип, күгәрчендәй гөрли-гөрли, җылы кыстыбыйны ире алдына этте. Балалары ашап туйдылар да, рәхмәт әйтеп, олы якка чыгып киттеләр. Пешергән сыеның ошау-ошамавын Рауза ире дүртенче кыстыбыйга үрелгәч кенә аңлый. Кайчак үпкәләп тә куя – ник бер күңелне күтәрерлек итеп мактап куйсын! Шундый да аз …
Читать целикомhttps://max.ru/join/ATLxFZl_-u0U2L257uE5VS1B7yuCp9xmK-_nOrxfqgY Бергәләп ял итү — көч җыю һәм күңелне күтәрү өчен иң яхшы ысул 💯
Ниһаять, биш ел буена тик яткан колганың да эш күрсәтер сәгате сукты. Бер төртүдә ул алманы җиргә бәреп төшерде. Тәбзилә гәлсәргә кагылгандай, сак кына алманы кулына алды да Габделемнең төсе дип, күкрәгенә кысты. Борынына оҗмахтай татлы алма исе килеп бәрелде. Ризыкны иснәргә ярамаганлыгын белсә дә, ул аны борынына якынрак китереп, тагын бер кат иснәп карады. Тагын теге тәмле-татлы ис күкрәген ярып төшеп китте. Ирексездән, күзенә яшь бөртекләре тулды һәм алар әкрен генә алсу алма өстенә тәгәрәде. Гади генә күз яшьләре түгел, чарасызлыктан атылып чыккан күз яшьләре иде болар. – Габделем! Алмагачыңны җил-яңгырдан саклый алмаганым өчен, зинһар, гафу ит! Мине генә түгел, күршедәге Рузалимне дә гафу ит. Нәфесен тыя алмаганы өчен гафу ит. Яшьлек дуамаллыгы белән кылган хатасы өчен гафу ит. Яшь ш…
Читать целиком– Алай икә-ә-н, юкәдә икән чикләвек, – дип сузып кына әйтеп куйды Тәбзилә эшнең нидәлеген аңлап алуга. Шулай да уңай җавап бирергә ашыкмады. Карунлык кебек сыйфат аңа бөтенләй ят булса да, бу агачның алмалары бик тә кадерле иде шул аңа. Картының соңгы васыятен үтәргә була, фәкать шушы агачтан алма кайнатмасы кайнатасы, аңа кадәр аларның ныклап балланып беткәнен көтәсе бар иде. Шулчак Тәбзиләнең күз алдына корсагы борынына җитеп килгән Гөлчәчәк күршесе килеп басты. Авырлы кеше теләгәнен ашамаса, бала дүрт саны төгәл булмыйча туарга мөмкин дигәнне аның үзенең дә әллә ничә тапкырлар ишеткәне бар. «Әгәр шушы агачтан алма җыйдырмыйча чыгарып җибәреп, бала дүрт саны төгәл булмыйча туса? Әгәр дә шуңа күңелендә тамчы да кер һәм мәкер булмаган Тәбзилә гаепле булып куйса? Юк, юк, бара алмас Тәбзилә …
Читать целикомТәбзилә алмаларга тагын бер кат сокланулы караш ташлады да: «Ярар, кайнатма ясау әллә кая качмас, алмалар тагын да ныграк баллана торсыннар әле» дип уйлап куйды һәм урыныннан торып, алмагачка якынрак килде. Уң кулы үзеннән-үзе алмалы ботакка таба үрелде. Ул үз-үзен белештермәстән, «Габделем», «Габделем төсе!» – дип, кытыршы кулы белән алмалы ботакны сак кына сыпырып алды. Күңеленнән генә тормыш юлдашын – Габделен исенә төшереп торучы бу агачка мул уңышлы озын гомер теләде. Тәбзилә бакчадан чыгып, өенә таба атлады. Шулчак урам капкасы шыгырдап ачылды да, аннан былт итеп каршы як күршедәге Рузалимнең биш яшьлек кара чутыр төсенә кергән малае йөгереп килеп керде һәм: – Якын әби, якын әби! Туктап тор әле, – дип, чак-чак тын алып, өенә кереп барган күрше әбисен туктатты. Аның артыннан малае кеб…
Читать целикомАлмалар алланганда (хикәя) Венера МӘҖИТОВА Ярата Тәбзилә алмалар алланган вакытны. Җаны-тәне белән ярата. Менә әле дә күңелендәге сагыш-борчуларын таратырга йортның урам якка караган тәрәзәләре каршындагы алма бакчасына таба атлады ул. Алма бакчасы дип, шул бер төп алмагач үсә инде ул бакчада. Быел, әнә, алмалары сырып тора. Алмалы ботаклары менә-менә шартлап сынар кебек. Таң атса, Тәбзилә, шул агачка карап, биш ел элек якты дөньядан киткән картын исенә төшереп моңая... Дөньяның бер әйбәте иде Габделе. Аның ышыгында җил-яңгырдан сакланып кына яшәде Тәбзилә. Аргамактай чабып кына үтте дә китте парлы гомерләре. Хәзер, әнә, бакчадагы бердәнбер алмагачтай ялгызы гына гомер кичерә. Көннәре дә, бер-берләренә охшап, хатирәләргә бирелебрәк үтә. Хәер, карт кешенең көне тагын ничек үтсен инде: эшкә-…
Читать целиком– Әнкәгез кая, балалар? – дип сорап куйды. – Бераз авырып тора, бүлмәсендә ул. Кан басымы белән интегә, – диде Бәхтияр, гафу үтенгәндәй. Табын артында тын гына утырдылар. Хәмит табындагы тәмледән-тәмле ризыкларны авызына да алмады. Кайнар ит шулпасына кашыгын да тыкмады. Бер чынаяк чәй сорап алды ул. – Коры чәй эчмә инде, әткәй, ризыкка үрел, – диде Бәхтияр, әтисен кыстап. «Ашавы да юк, карыны кысылып беткән икән», – дип уйлады ул, Хәмитне кызганып. – Әниегезне күрәсем килә, улым, янына керергә ярармы миңа? – дип сорады карт, уйламаганда. Бәхтияр әтисеннән моны көтмәгән иде. Барысы да бер-берсенә карашып алдылар. Күпне белгән Рухия, ике дә уйламыйча: – Ярый, ярый, – диде дә, каенанасы бүлмәсенең ишеген ачып, картны кертеп җибәрде һәм артыннан: – Әнкәй, каршы ал, әткәй кайтты, – диде. Мәрзи…
Читать целиком