Наил. Ир белән хатын мөнәсәбәте уен булгач, нигә сезне уйнамый гына тудырдылар мени?! –... — 23 сентября 2026 г. в 14:25:37.737
Наил. Ир белән хатын мөнәсәбәте уен булгач, нигә сезне уйнамый гына тудырдылар мени?! – дип кычкырасы калган аңа үзен кимсетүчеләргә. Гомерләрне кискән, язмышлар белән "кара уен" уйнаган каһәрле сугыш бүтән кабатланмасын иде. Җан булып яралган барлык туасы сабыйлар да әти-әниле булып үссеннәр иде. Кеше – горур исем. Кешелекле булып яшәү – горурлык. Наил бүген үзен бик бәхетле саный. Кешечә матур итеп яши белде ул. Ә алда әле – яз. Тамчылар тама. Кояш көлә. Оныклары Рәнис белән Данис кайткан. Армиядә хезмәт иткән улы – Айнуры шалтырата: "Әти! Дембельгә 100 генә көн калды, тиздән кайтам. Көтегез!" Наилнең өч баласы булды. Әтиле балалар алар. Хак никахтан туган бәхетле балалар. ТӘМАМ.