Василий Кулагин, әңгәмә белән мавыгып, Маратның кергәнен тоймады. Бары тик егеткә йөзе белән торган Анисимов, ничектер читенсенеп карап торгач, артына борылды да, кулын айкап: «Бар, чыгып тор», – дигәнне белдерде. Марат, әлбәттә, кире борылды. Тик бернәрсәне генә төшенмәде. Әгәр сөйләшәсе сүзләре бик җитди икән, аны Кулагин түгел, ә бүлмә хуҗасы Анисимов чыгарып җибәрергә тиеш иде бит. Марат, шулардан нәтиҗә ясап, Анисимовның монда бер «пешка» гына икәнлеген аңлады.
Ә менә Наил Хәкимовичны биредә тагын берничә мәртәбә күргәләде. Кыяфәтенә, үз-үзен тотышына караганда, ул монда кунак түгел, ә үз кеше иде сыман. Кайчак, Марат белән якын мөгамәләдә булган кеше шикелле, килеп хәлләрен белешсә дә, аның ничек эшләгәнен карау өчен йөрми ул. Түрәнең башка зуррак йомышлары бар иде, күрәсең. Анисимов…