Алмалар алланганда (хикәя) — 1 октября 2026 г. в 14:09:47.413
Алмалар алланганда (хикәя) Венера МӘҖИТОВА Ярата Тәбзилә алмалар алланган вакытны. Җаны-тәне белән ярата. Менә әле дә күңелендәге сагыш-борчуларын таратырга йортның урам якка караган тәрәзәләре каршындагы алма бакчасына таба атлады ул. Алма бакчасы дип, шул бер төп алмагач үсә инде ул бакчада. Быел, әнә, алмалары сырып тора. Алмалы ботаклары менә-менә шартлап сынар кебек. Таң атса, Тәбзилә, шул агачка карап, биш ел элек якты дөньядан киткән картын исенә төшереп моңая... Дөньяның бер әйбәте иде Габделе. Аның ышыгында җил-яңгырдан сакланып кына яшәде Тәбзилә. Аргамактай чабып кына үтте дә китте парлы гомерләре. Хәзер, әнә, бакчадагы бердәнбер алмагачтай ялгызы гына гомер кичерә. Көннәре дә, бер-берләренә охшап, хатирәләргә бирелебрәк үтә. Хәер, карт кешенең көне тагын ничек үтсен инде: эшкә-фәлән ашыгасы, дөнья малы артыннан куасы юк... Тәбзилә өенә кереп китәргә ашыкмады: җай гына коймага терәтеп ясалган урындыкка барып утырды. Аннары күзләрен йомды да, ике кулын кушучлап күкрәк турысына күтәреп, күгелҗем төстәге иреннәрен сизелер-сизелмәс кенә кыбырдатып, эченнән генә дога укырга тотынды. Укып бетереп, битен сыпырып куюга, карашын алмагачка төбәде һәм: – И-и Габделкәем, бу алсу алмаларны үз күзләрең белән күрәлгән булсаң, ничекләр сөенер идең, ә?! – дип, берчә үкенүле, берчә сагынулы тавыш белән әйтеп куйды. Гади генә һөнәр иясе түгел иде шул аның Габделе. Алма бакчасы хуҗасы иде. И, ишелеп уңа иде элгәре шул бакчада алмалар. Кулында фәлән төп алмагач булса да, һәр көн саен нибары ике генә алма алып кайта иде карты. Җигүле ат арбасына утырып, ихатага керә-керешенә: – Монысы – сиңа, монысы – миңа, карчык. Мә әле, теге яхшы протез тешләрең белән ашап җибәр әле шушыны. Көненә бер алма ашасаң, чирнең ни икәнен дә белмәссең, йөзгә кадәр яшәрсең, – дип шаяртып әйтеп куя иде. – Яшәрбез, диген, – дип, аны төзәтә иде Тәбзиләсе. И-и бар иде дә соң күңелле чаклары, картлы чаклары, парлы чаклары. Бер көнне Габделе: «Карчык, колхозның алма бакчасын инвесторларга сатарга җыеналар. Килешү кәгазьләрен үз күзләрем белән күрдем. Үз балам кебек кадерләп үстергән алма бакчамны ничекләр генә итеп ят кулларга тапшырырмын икән?» – дип, кара коелып кайтып кергән иде. «Һи-и, картыкаем, тапкансың кайгырыр нәрсә! Быел, Аллаһы боерса, җитмешеңне тутырасың бит инде. Болай да хаклы ялга чыккач, ун елдан артык эшләп йөрдең. Туктарга вакыттыр инде. Эшләсеннәр, әйдә, яшьләр. Үзең башлаган эшне дәвам итүчеләр булуына сөен», – дип юаткан булган иде аны Тәбзиләсе. «И карчыккаем, читтән килгән кеше бар күңелен салып эшләр, дисеңме шунда? Ярар инде, хәерлегә генә була күрсен берүк», – дип көрсенеп куйган иде ул чакта Габделе. Карты хаклы булып чыкты: инвесторлар эшне, чыннан да, тиз тоттылар. Бер атна дигәндә, Габдел урынына үз кешеләрен китереп утырттылар. Бер төп яшь алмагач үсентесе тотып, балтасы суга төшкән кешедәй кайтып керде Габделе ул көнне. «Көздән утырткан агач әйбәт тамырланып китә ул», – дип, өй каршындагы урам як бакчага шул алмагачын утыртып, мәш килде. Эшен бетергәч, үзе ясаган ике кешелек артлы урындыкка Тәбзиләне чакырып утыртты да: – Син хаклы бугай ла, карчык. Миңа да ял итәргә вакыт җиткәндер инде ул... – диде. Шуннан яңа утыртылган алмагачка карап: – Аллаһы боерса, тамыр алып китә алса, бер биш елдан алма бирәчәк бу агач. Мәмрәп торган, алсу йөзле алмалар бирәчәк. Шулардан теге мин яраткан кайнатманы кайнатырсың әле, яме, – дип, йомшак кына итеп карчыгына эндәште. ...Менә яшь кызларныкыдай алсу йөзле алмалардан кайнатма эшләр чак та җитеп килә. Тик алма кайнатмасы белән чөкердәшә-чөкердәшә чәй эчәргә Тәбзиләнең янында Габделе генә юк. Гомере буе яратып башкарган эшен тартып алуны күтәрә алмады шул йөрәге: шул көзне үк тибүдән туктады. Ярый әле, картын исенә төшереп юанырга менә бу – Габделе үз куллары белән утырткан алмагач калды.