Яулап алынган бәхет (хикәя) — 21 сентября 2026 г. в 05:42:45.047
Яулап алынган бәхет (хикәя) Анастасия УСАЧЕВА 1. Дания, гаиләдә өч ир бала арасында бердәнбер кыз булып дөньяга килде. Гаиләдә ул иң зурысы булса да, әти-әнисенең җылы канаты астында иркәләнеп үсте. Иркәләнеп дип, кирәгеннән артык узындырмадылар аны, кыз балага тиешле матур, дөрес тәрбияне бирделәр. Кеше хәлен аңлый торган игелекле бала булып үсте ул. Үзенең өч энесен тәрбияләшеп, әти-әнисенә йорт эшләрендә булышып үсте. Холык-фигыле, чибәрлеге, уңганлыгы белән һәркемгә үрнәк булып торган кызга табигый матурлык бирелсә дә, бәхет дигән байлык кына аз бирелгән иде, күрәсең. Унынчыда укыганда, сыйныфташы Динар белән араларында мәхәббәт уянды аларның. Ике ел яратышып йөрделәр. Унберенче сыйныфны тәмамлагач, икесе дә бергә Казан каласына барып, медицина институтына укырга керергә планнар коралар. Тик... бер-берсен яраткан бу гүзәл парга әллә ятлар күзе тия, әллә язмыш бәхетне күпсенә, ике-өч көннән Казанга чыгып китәбез, дип өметләнеп торганда, Динар авариягә очрап һәлак була. Шулай итеп, 18 яшьлек лачындай егетне җир куенына иңдерәләр. Даниянең ул көндәге халәтен сүзләр белән генә аңлатып биреп булыр иде микән? Елады да елады ул. Укырга дигән ниятләре дә җилгә очты. Авылда гади хезмәткәр булып эшләүче әти-әнисенең хезмәт хакына өметләнеп, өйдә утырырга да базмады. Авыл башында урнашкан сыер фермасына сыер савучы булып эшкә керде Дания. Беренче мәхәббәте, бергә булган кадерле көннәр турындагы хатирәләр онытылмасмы, дип уйлады ул. Юк шул, онытылмады керсез мәхәббәт еллары. Ир-ат заты да очрамады түгел. Араларында яшь егетләр дә булды. Тик Даниянең күңеле берәүне дә якын итә алмады. Бер күрше авыл егете белән очрашкалап йөргән дә иде, аракы белән дус булуы ачыклангач, Дания озак уйлап тормады, араны өзде. Шулай итеп, яшьлегенең иң матур чакларын ялгыз үткәрде. Еллар бер-бер артлы үтә торды. Дания дә үзе сава торган сыерларын яратып өлгерде. Алар да аның җан әрнүен аңлагандай, мөгрәп каршы алалар иде. Эшләвен дә намус белән, җан җылысын биреп эшләде Дания. Тик менә яңгыр яуган көннәрдә, авыр резина итекләр генә җанына тия, бик арыта иде аны. Бердәнбер көнне Дания ишектән кайтып керүгә үк: – Уф, котылам бу саздан, котылам көн саен таң тишегеннән фермага эшкә чабудан! Җитәр, ничә ел аягымнан бутый, өстемнән куфәйке төшмәде, – диде. – Көне буе интеккән җитмәгән, төнлә төшкә керә бит әле, билдән пычракка баткан сыерлары. Юньле сәнәк, йә кыргыч юнәтә белмәгән, "сөт-сөт" дип җанга тигән завфермасын әйтер идем инде. Всё, җитте! Яшь гомеремне саз, тирес ерып үткәрмим менә, унбер ел укыган башым белән! – дип, болай да катгый карарын тагын да ныгытты Дания. Аның төшенә пычранып беткән сөтсез бикәләре генә түгел, биек матур йортлары, чип-чиста таш урамнары, гөлләргә күмелгән парклары, зур, бай кибетләре белән кызыктырган шәһәр дә керә иде. Шәһәрдә яшәүләр үзе ни тора! Зур бәхеткә ия булганнар гына шәһәрдә яшидер, – дип, хыял диңгезенә чумып, шәһәргә китәргә булды Дания. Әти-әнисенең ризалыгы булмаса да, Дания үз бәхетен сынап карамакчы булды. Туганнан туган апаларына (әнисенең сеңлесенә) кунакка гына барып кайтыйм инде, әни, – дип тынычландырды ул аларны... Иртә таңнан Дания инде автобуста бара иде. Башында мең дә бер хыял!... Автобустан төшеп, вокзалның таш җәелгән юлына аяк басуга, аңа шундый рәхәт булып тоелды. Күктә кояш елмая, көн җылы, күңел күтәренкелеге сизелә иде Даниядә! "Ә" дигәнче Даниянең каршысына такси да килеп туктады. Дания машина эченә кереп утыруга ук, машинаның караңгы тәрәзәсеннән хыялындагы шәһәрнең аллы-гөлле язуларын укып бара торгач, әнисенең сеңлесе яшәгән йорт янына килеп тә туктадылар. Дания шофёрга акча сузды. Тик тегесе урысчасын вата-җимерә: – Диник не вазму, ти мене очын понравылас, вот мой тилифун, пазвани. Прибигу, солнышка мая, – дип, киң итеп елмайды, авызында сары тимер тешләре ялтырап кына калды, ул күздән дә югалды.