Гүзәлнең үзен хәтерләтә иде. Әбисе иде, күрәсең. «Менә бит, – дигән күңелсез уй йөгерде... — 20 сентября 2026 г. в 12:10:42.889
Гүзәлнең үзен хәтерләтә иде. Әбисе иде, күрәсең. «Менә бит, – дигән күңелсез уй йөгерде башымда, – картайгач, Гүзәлнең дә шушы әбигә охшап калуы ихтимал!» – Исәнмесез, әби, – дип, итагатьле сәламләдем мин карчыкны. – Гүзәл кирәк иде, өйдәме ул? – Юк, өйдә түгел, Мәскәүдә... – Мәскәүдә?! – Карчыкның бу сүзләре минем өчен искитмәле яңалык булып яңгырады. Нәрсә, нәрсә, ләкин моны көтмәгән идем. – Әнисе янына китте бала, кайтмаска дип китте. Ә син кем? – Мин... Харрас... Танышы... – Ә те-е-ге... – дип сузды әби... – Авыл җегете... – Әйе, әйе... – Җарый, исән бул! Ишек шап итеп ябылды. Өметләр шуның белән эреп юкка чыкты. Безнең юллар, әнә шулай кушылырга да өлгермичә, тиз генә аерылды. Инде шуннан соң да акыл керде дип уйлыйсызмы миңа? Юк, әлбәттә. Үлеп бетеп гашыйк булулар, эчкерсез сөюләр шактый күп булды әле минем тормышымда. Ул бер чир кебек, күрәсең, аңардан тиз генә арынып та булмый. Иң кызыгы шунда: арынасы да килми. Үз-үзеңне алдый-алдый, кемнедер шашып сөю ул үзе бер зур бәхет түгелме соң? Һәм әнә шул сәгадәтле мизгелләрне, ләззәтле халәтләрне искә төшереп юаныр өчен кешегә, исән булса (үлмәсә!), озын-озын картлык та бирелә икән, дуслар, бәхетле картлык... Гүзәлләрнең иркен подъездыннан атылып чыккач та, әле мин озак кына моңсуланып сөю тарихыма сәбәпче булган түгәрәк ишегалдында тулганып йөрдем. Гүзәл белән хушлаштым. Мәңгегә. Күңелемә иңрәп диярлек ниндидер бер шагыйрьнең: «Менә китәм инде, менә китәм, Тәрәзәңә яфрак сибәрмен, Көн дә йөргән көзге тар урамга Исемеңне язып китәрмен...» дигән шигъри юллары бәреп керде... «Булмады...» дип сызландым мин эчтән генә. Әйе, булмады. Кем белә, бәлкем, без Гүзәл белән бер-беребезне яратышып, киләчәктә бергә булып, гаилә корып, матур гына яшәп киткән дә булыр идек. Кем белә, аны беркем дә белми! Язмыш кушмаган, димәк, буш сөенеч, буш куаныч кына булып калган. Шулай шул менә... Инде хәзер, шагыйрьләрчә, сөйгәнемнең юлына учлап-учлап яфрак сибә-сибә: «Бер кайтырмын әле, билгеле, җиргә ятып синең өянкеләр: синме бу дип елар шикелле!» – дип, чиксез сыкранырга һәм нәрсәгәдер өметләнергә генә кала түгелме соң миңа?! Гүзәлләр ишегалдында йөргәндә күзем миләш ботагына эленгән агач җимлеккә төште. Ул өй рәвешендә ясалган иде. Агачның яфраклары күптән коелып беткән, ул бөтенләй шәрә, бары тик кызыл миләшләре генә утырып калган. Шулчак миләш ботагында чайкалган шушы җимлеккә, канатларын җилпеп, бер нәни кош килеп кунды һәм, җим тапмыйча, очып та китте. Мин үземне шулчак әнә шул эзләп-эзләп тә ашарына ризык, җанына тынычлык табалмаган ятим песнәккә охшаттым. «КУ» 03, 2025