Ул оныкчыгы Әмир белән урамда иде. Ниндидер сихри бер көч карчыкны түбән очка таба боры... — 1 октября 2026 г. в 09:08:59.701
Ул оныкчыгы Әмир белән урамда иде. Ниндидер сихри бер көч карчыкны түбән очка таба борылып карарга мәҗбүр итте. Урамның ул башыннан тишелеп беткән күн плащ кигән, төсе дә беленми торган кечкенә чемодан тоткан, бөкрәеп, көч-хәл белән атлап килүче адәмне күреп алды Мәрзия. Башына кигән салам эшләпәсе төсен дә, формасын да югалткан. Төшеп калмасын дигәндәй, карт аны маңгаена ук терәп кигән. Карт туп-туры Мәрзияләр йортына таба килә иде. Төсмерләде, таныды, – бу адәм Хәмит иде. Оныгы да шул сәер картны күзәтә иде, ахры. Картның туп-туры үзләренә килүен шәйләп: – Дәү әнием, бомж идёт, пошли домой, – диде малай. – Хәзер керәбез, капканы биклик, улым, – диде әбисе, каушап. Йөрәге күкрәгеннән чыгардай булып шашып тибә иде аның. Әмир йөгерә-йөгерә бакчага, бәрәңге алучылар янына чыгып чапты. Мәрзия җил-җил атлап бүлмәсенә керде дә юрганына төренеп ятты. «Кирәкми, кирәкми, ул безгә кирәкми. Ничек кайткан, шулай китәр», – дип уйлады ярсып, теге адәмне күз алдына китереп. Мәрзиянең күңелендә кызгану, ярату, күрәсе килү теләге бөтенләй калмаган иде инде, бары тик үпкә катыш рәнҗеш кенә... Бәхтияр әтисен җылы, ничек бар, шулай кабул итте. – Нигә телеграмма бирмәдең, каршы алган булыр идем, – диде ул, аның арык гәүдәсен кочып. Башындагы сирәкләнеп, агарып калган чәчләреннән, йөзендәге тирән җыерчыкларыннан күзен ала алмый торды. Малай чагыннан, үзен белә башлаганнан бирле бер күрергә хыялланган газиз әтисе аның каршында басып тора. Тормышта могҗизалар була дип ничек әйтмисең инде? Иптәшләренең әтиләре сугыштан кайткан мәлдә мич башына сеңә иде ул. Әнисе күпме чакырса да, елап туймыйча төшми, кеше күзенә күренми иде. Аның якын сердәше дә шул мич башы булгандыр. Бик кыен чакларында шунда менеп поса иде малай. Шулай да иң авыры күршедә генә яшәүче Чәүкә Фәритенең әтисе кайтуы булгандыр. Кайтасы кешеләр кайтып беткән дигәндә булды бу хәл. Бәхтияр белән Фәрит гел бергә иделәр. Икесенең дә әтиләре сугыштан кайтмаган, малайлар җан дуслар. Алтысы да тулмаган Бәхтиярның да хәтеренә уелып калган. Ходайның сынаулары бетмәгән булган икән бит. Фәритнең иң шатлыклы көне Бәхтияр өчен зур кайгы китергәндәй булды. «Нигә мин шундый бәхетсез?», – дип елаган иде ул. Кечкенә көчсез куллары авырткачы, мич төбен төйгән иде. «Нигә, нигә Чәүкәнең әтисе кайткан, минеке юк?! Минем әтием дә кайтса ярамыймыни?» Менә бит Ходай насыйп иткәч кайткан. Картайган, таушалган. Авыр тормыш юлы үткәнлеге йөзенә чыккан. Ә шулай да сөйкемле карт. Ниндидер сөйкемле сөяге бар. Хәмит бик арыган иде. «Юл газабы гүр газабы» дип белми әйтмиләр шул. Бераз ишегалдында юангач, хәл алгач, Бәхтияр әтисен өйгә чакырды. Хәмит, көч-хәл белән аякларын сөйрәп, йортка узды. Улы атасының өс киемен салырга булышты. Юыну бүлмәсенә чакырды. – Өйдә бөтен уңайлыклар бар, әткәй, йомышыңа урамга чыгып йөрисе булма, – дип, әтисен, юыну бүлмәсендә калдырып, кунак бүлмәсенә чыкты. Мәрзиядән кала бар да кунак бүлмәсенә җыелдылар. Рухия белән Гүзәл йөгерә-йөгерә табын көйләделәр. – Бик матур яшисез, улым, – диде Хәмит, тынлыкны бозып. Әтисенең улым диеп эндәшүеннән Бәхтиярның, күңеле нечкәреп, елыйсы килде. – Кай арада күрергә өлгердең әле, әткәй, безнең тормышны? – дип елмайды улы. – Күренә, улым, күренә. Улың да коеп куйган үзең икән, – диде ул, Наилнең аркасыннан сөеп. Кечкенә Әмир генә карт янына якын да бармады. Ул аны читтән генә күзәтә иде. Бабасының шул картка әткәй, дип дәшүенә бик аптыраган иде, ахры. – Дәү әтием, дөресен генә әйт әле, бу бабай хәзер сездә торачакмы? – дип сорады шыңшып. – Бездә торачак, улым, – диде Бәхтияр, Әмирне күтәреп алып. – Карт әбием аннан бик курка, – диде бала, күңелсезләнеп. Әмирнең сүзеннән барысы да көлешеп алдылар. – Юкны сөйләмә, улым. Андый сүзне башка әйтәсе дә булма, – диде Гүзәл, улын шелтәләп. Бәхтиярга бик якын, кадерле иде бу карт. Күңеле сизә, каны гына түгел, җаны да тарта иде. Әнкәсенең үз бүлмәсенә кереп бикләнүенә дә ачуланмады ул. Аның холкын яхшы белә, күңеле дә сизә: бар да яхшы булыр. Улының уйларын сизгәндәй, Хәмит калтыранган тавыш белән: