Бүген “Туган ягым” паркында "ӘтнәТуй" III ачык этно-фольклор фестивале үтеп китте. Райо... — 1 августа 2026 г. в 15:20:39.111
Бүген “Туган ягым” паркында "ӘтнәТуй" III ачык этно-фольклор фестивале үтеп китте. Районныкылар гына түгел, биш яктан – Арча, Балтач, Биектау, Балык Бистәсеннән дә кунаклар килде. Этномәйданчыкларда борынгы туй йолаларын яңарттык: “Кыз ярәшү” дә, “Килен төшерү” дә күрсәтелде. “Уңган килен” бәйгесендә киленнәр яшь киленнәр үзләренең осталыгын күрсәттеләр. Балалар өчен аерым уен мәйданчыгы эшләде. Сәхнәдә Винера Ганиева, Илгиз Зәкиев, Алсу Хабибуллина, Булат Шәрипов, "Риваять” һәм ABIEM Project төркеменәре чыгыш ясады. Кунаклар остаханәләрдә булып, милли көйләргә биеде. Районыбызның мәдәни сулышы көчле икәнен тагын бер тапкыр исбатладык.