Бүген районыбызда “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлекчәсенең “Нәтиҗәгә эшлибез!” хисап... — 31 июля 2026 г. в 19:05:07.338
Бүген районыбызда “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлекчәсенең “Нәтиҗәгә эшлибез!” хисап-программа форумы узып китте. Чараның кунаклары һәм спикерлары буларак, безнен районга 8 нче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Калимуллин Рөстәм Галиулла улы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ногаев Камил Әсхәт улы, эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Абдулганиев Фәрит Солтан улы кайтты. Форум эшендә районыбыз активы, район һәм җирлек депутатлары, сәламәтлек саклау, мәгариф, спорт, мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты. Форумда районыбызның соңгы биш елдагы эш нәтиҗәләрен тәкъдим иттем. Федераль һәм республика программаларында катнашу нәтиҗәсендә юл төзелеше, төзекләндерү, сәламәтлек саклау, мәгариф, спорт һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә масштаблы проектлар гамәлгә ашырылды. Гаиләләргә ярдәм итүгә, социаль инфраструктураны үстерүгә һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә аерым игътибар бирелә. Бүген Әтнә районы ышанычлы үсештә, ә инвестицияләр күләме үсә бара. Форум барышында Рөстәм Галиулла улы һәм Камил Әсхәт улы дәүләт дәрәҗәсендәге яңа мөмкинлекләр һәм законнар турында фикер алыштылар. Без Әтнә ягыннан бердәмлек, хезмәт сөючәнлек һәм Ватаныбызга мәхәббәт хисе белән яшәргә, иҗат итәргә тиеш. "Нәтиҗәгә эшлибез" дигән исемгә без һәрвакыт тугры калачакбыз.