Загружаем публикацию…
Мы используем cookies для работы сайта и аналитики посещаемости. Подробнее в Политике обработки данных и Правилах.
Татар газеталарына сырган чалбарларын салырга вакыт җитте Газеталар моңарчы ярыйсы гына классик хәлдә эшләп киләләр иде, әмма алга таба болай яши алмыйлар. Яшерен-батырын түгел, хәзерге көндә замана таләпләренә туры китерү өчен аларның формасын үзгәртү сорала. Ничек кенә кызганыч булмасын, без шундый вакытка җиттек, бер кәгазь белән генә әлләни майтарып булмый, бүгенге редакцияләр сырган чалбарларын карго яисә джоггер ыштаннарына күчәргә тиеш. Югыйсә, әле дә газетага мәкалә язып, аны киңәш-табышлар белән тутырып, замана белән бергә атлыйбыз дип уйлаучылар бар икән татар журналистикасында. Берәр яна төрле проект эшләргә дисәң яисә чара уздырырга уйласаң, кылый күз белән карыйлар, янәсе, без басма матбугат эшлибез, әллә нәрсәләр оештырып йөрү безнең юл түгел. Соң, җәмәгать, башыгызны күтәреп, әйләнеп карагыз әле, без артта калдык бит, кулына эсвежий гәҗит тотып, укучылар саны отрядлары белән кими. Әле җитмәсә почтасы да матбугат чараларының теңкәсенә тия, әйтерсең аларны юкка чыгарырга приказ биргәннәр мени! Заманча редакция ул мәкалә язып, газета гына чыгарып калырга тиеш түгел, монда бөтен технолгияләрне һәм мөмкинлекләрне кулланырга кирәк, әгәр дә инде һаман да медиа булып эшләргә теләсәң. Дөрес, монда интернет белән генә чикләнеп калырга кирәкми, татар мохитен булдыручы, аны саклаучы, таратучы бер киңлеккә әверелергә тырышу инде мәҗбүри дә кебек тоела. Татар журналистлары һәм язучылары безгә мәгьрифәтне саклаучы, аны үстерүче һәм киләчәк буынга тапшыручы буларак билгеле. Әлеге дә баягы 20нче гасыр башы турында әйтәм инде. Һәм алар бик зур эш алып барганнар: җыеннары да узган, хәзерге тел белән әйтсәк, проблемаларга багышланган түгәрәк өстәл яисә конференцияләр дә уздырганнар. Әлбәттә, ул чорда татар газеталарының башланып килгән вакыты булган һәм алар җир җимертеп эшләгәннәр. Бүген вәзгыять башка: басма матбуган икенче планга калып бара. Бу очракта редакцияләрдән мульмимедийный команда ясарга кирәк: интернет, социаль челтәрләр һәм күп кенә файдалы чараларның һәм эшләрнең башлангычы булу моңа ярдәмгә киләчәк. Газета басма матбугаттагы мәкаләсе белән яңгырамаса да, башка юнәлеш буенча чаң каксын. Шулай да, вакыйгаларны аңлатучы, эксперт фикерләре белән баетылган статьялар булырга тиеш, анысы әле яши ала. @imenno116