Канал МБОУ "Муслюмовская гимназия" Муслюмовского муниципального района РТ
Образование · 28 июня 2026 г.
Мөслим гимназиясендә белем алган укучыбыз Илина Бариева – алтын медаль иясе! Безнең гор... — 28 июня 2026 г. в 19:14:52.936
Мөслим гимназиясендә белем алган укучыбыз Илина Бариева – алтын медаль иясе! Безнең горурлыгыбыз! 25–27 нче июнь көннәрендә Төньяк Осетия башкаласы Владикавказ шәһәрендә Россиянең атказанган тренеры, СССРның атказанган спорт мастеры А.И. Еналдиев истәлегенә багышланган бөтенроссия армрестлинг ярышлары узды. Ярышларда Россиянең 21 төбәгеннән якынча 300 спортчы катнашты. Бу — Россия чемпионатыннан соң армрестлинг буенча иң дәрәҗәле ярышларның берсе. Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Россия спорт мастеры Илина Бариева чыгыш ясады. Ул 60 килограммга кадәрге авырлык категориясендә алтын медаль яулады һәм 2027 елгы Россия чемпионатында катнашу өчен шәхси квотага ия булды. Илинаны һәм аның тренеры Ларис Бариевны искиткеч чыгышы белән ихластан котлыйбыз.

