Канал МБОУ "Муслюмовская гимназия" Муслюмовского муниципального района РТ
Образование · 28 июня 2026 г.
"Хыял" театр төркеменең "Видимо-невидимо" театраль- педагогик проекты кысаларында күңел... — 28 июня 2026 г. в 04:45:46.707
"Хыял" театр төркеменең "Видимо-невидимо" театраль- педагогик проекты кысаларында күңелле сәяхәте дәвам итә🔥Кичә балаларыбыз "Моң" театр студиясендә актерлык осталыгы буенча мастер-класста катнаштылар, шулай ук спектаклебезнең премьерасы алдыннан соңгы генераль репетиция узды. Казан циркының "Акварель" дип аталган тамашасы аеруча зур тәэсирләр калдырды. Әлеге уникаль шоуны карау мөмкинлеге биргән өчен проектны оештыручыларга бик рәхмәтлебез. Бүген балаларыбыз өчен иң җаваплы көн. Алар "Моң" театр студиясе сәхнәсендә чыгыш ясыйлар. Яшь артистларыбызга уңышлар телибез!

