Бүген Җәкәү җортында Халыкара балаларны яклау көненә һәм Россия халыклары бердәмлеге ел...
Бүген Җәкәү җортында Халыкара балаларны яклау көненә һәм Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган «Бердәмлекнең серле ачкычы» дигән квест үтте☺️ Балалар республикабызда яшәүче төрле халыклар, аларның гореф-гадәтләре, мәдәнияте, кухнясы белән танышты. Мәсәлән, рус мәдәниятенә багышланган станциядә рус халык әкиятләре буенча белемнәрен тикшерделәр. Грузин станциясендә үз куллары белән хинкали ясап карадылар. Ә керәшен станциясе Тройсын бәйрәменә багышланган иде🌿 Бөтен станцияләрне үтеп чыгып, ачкычны тапкач, балалар бүләк тулы сандыкны ача алды🎁 Ә ахырдан фокусчы абый балаларга төрле фокуслар күрсәтте. Аның серле тартмасы эченнән тере куян килеп чыккач, балаларның ничек шатланганын күрсәгез сез!😍 📸Фотоларны карап, безнең бәйрәм кәефен сез дә тоегыз әле: https://vk.ru/album-196155235_311225433