Тройсын бизәкләре😍 — 2 июня 2026 г. в 08:52:51.696
Тройсын бизәкләре😍 31 майда Теләче районы, Субаш авылында республикакүләм Тройсын - Җапрак бәйрәме гөрләде🌿 Без, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк, инде берничә ел рәттән республиканың төрле авылларында Тройсын бәйрәме оештырабыз. Быел да бик матур һәм күңелле килеп чыкты. Яңгыр да куркытмады. Шундый җылы бәйрәмне оештыруда ярдәм иткәннәре өчен Теләче районы администрациясенә, Субаш авылы караган Айдар авыл җирлегенә һәм, әлбәттә, Субаш халкына рәхмәтләребезне белдерәбез! Халык җыелмаса, бернинди бәйрәм дә булмас иде! Ә халык яңгыр яуганда да таралышмады, 8 айлык балалардан башлап, 80 яшьлек әбиләргә кадәр мәйданга килгән иде. Бөтен уеннарда катнашып, җырлашып-биешеп рәхәтләнеп бәйрәм иттеләр. Шулай матур итеп җәйне каршы алдык☺️🌿 Гомумән, бәйрәмнең күрке булган һәркемгә - үзләренең җырлары белән бизәгән җырчыларга, ансамбльләргә, фольклор коллективларга рәхмәт! Шулай бергә-бергә бик күп бәйрәмнәрне каршы алырга язсын🤗 📸Фоторепортаж: https://vk.ru/album-196155235_311207810

