Көзге сезон да вакыйгаларга, җыр-биюгә, яхшы эмоцияләргә бай булачак😍 — 1 сентября 2026 г. в 12:34:06.434
Көзге сезон да вакыйгаларга, җыр-биюгә, яхшы эмоцияләргә бай булачак😍 Сентябрь чараларын үзегезнең календарьда билгеләп куярга онытмагыз! 🍁Сезне 8 сентябрь 18:00 сәгатьтә мәдәни үзәгебездә эшләп килүче «Казансу» (җитәкчеләре - Павел Александров) һәм «Тумар» (җитәкчеләре - Алина Ахметшина) ансамбльләренең иҗат кичәсенә чакырабыз. Керү ирекле. 🍁Ә 22 сентябрьдә Җәкәү җортында Республикакүләм «Керәшеннәрнең җыр культурасы» семинар-практикумы узачак. Катнашу өчен заявка тутырып җибәрергә кирәк, аның формасын безнең сайтта таба аласыз: https://centerkryashen.ru/respublikanskij-seminar-praktikum-pesennaya-kultura-kryashen/ 🍁Шулай ук мәдәни үзәгебезгә төрле як керәшеннәренең традицион костюмнарын чагылдырган «Алчүпрәгем челтәрле» фотокүргәзмәсен карарга килә аласыз. Эш көннәрендә сәгать 10нан 16:00гә кадәр рәхим итегез! 🍂Ә октябрьгә аяк баскач, традицион «Покрау чыңы» бәйрәм концерты узачак. Анысы турында тиздән хәбәр итәрбез, бездән аерылмагыз☺️

