Ә сез ничә тел беләсез?😉
Ә сез ничә тел беләсез?😉 Безнең Я.Е.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә эшләп килүче «Казансу» халык фольклор ансамбле (җитәкчеләре - Павел Александров) кызлары керәшен җыруларын гына җырлап калмый, удмурт, коми, кырымтатар һәм башка халыкларның җырларын да башкара😍 Шуңа да республика һәм шәһәр күләмендәге чараларның көтеп алынган кунаклары, төрле конкурс-фестивальләрнең лауреатлары алар🔥