Кичә Казанның «Чулпан» мәдәният сараенда «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының ярымфиналы ...
Кичә Казанның «Чулпан» мәдәният сараенда «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының ярымфиналы узды! 🔥 Сәхнә юмор, энергия һәм талант белән кайнады! Финалга чыгу өчен 9 команда көч сынашты. Бу кичәдә ике керәшен командасы – «Гөргөри киленнәре» һәм «Супер кряшен» – аеруча игътибар үзәгендә иде. Алар үз мәдәниятен һәм юморын зур сәхнәдә лаеклы тәкъдим иттеләр! «Гөргөри киленнәре» составында безнең Җәкәү җорты хезмәткәрләре - Лиана Самойлова белән Ангелина Мухина да бар! Шулай ук командада Анастасия Иванова, Владимир Николаев һәм «Керәшен җыелма командасы»ннан Дмитрий Баранов, Вадим Шрыков, Денис Михайлов уйнады. 😍 Уен ике этаптан торды. Беренче этап: "Сәламләү", икенчесе: "Реквизитлы стэм" (алдан бирелеп куйган реквит белән чыгыш ясау, ниндидер ситуацияне сәхнәләштерү). Бәяләү гадәти булмады! Жюри үз бәяләрен смайликлар белән билгеләде: «елмая», «көлә», «моңсу». 😊😂😢 Ике чыгыш нәтиҗәләре буенча, «Гөргөри киленнәре» командасы иң югары балларны җыеп, ФИНАЛга чыкты! 🎉🏆 «Супер кряшен» командасы исә 3 нче урынны яулады! 👏 Котлыйбыз! 👏