🎶👏🏻 «Тумар» тәрбиячеләргә музыкаль бәйрәм бүләк итте
🎶👏🏻 «Тумар» тәрбиячеләргә музыкаль бәйрәм бүләк итте 25 сентябрьдә 71-нче балалар бакчасында Тәрбиячеләр көненә багышланган тантаналы чара узды. Бу көнне учреждение хезмәткәрләре өчен безнең «Тумар» вокаль-инструменталь ансамбле чыгыш ясады. Администрация һәм 71-нче балалар бакчасы коллективы «Тумар» вокаль-инструменталь ансамбленә матур чыгышы һәм ихласлыгы өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде. Коллективка иҗади уңышлар, илһам һәм яңа якты чыгышлар теләделәр! 🙏 Тагын бер тапкыр барлык тәрбиячеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! 💐