💫 Ару-имин көннәр, карендәшләр! 💫
💫 Ару-имин көннәр, карендәшләр! 💫 24 сентябрьдә Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә «Беренче курс студенты көне» кичәсе узды. Бу кичтә беренче курс студентлары да, «Бәрәкәт» керәшен яшьләре бүлеге активистлары да бергә җыелдылар. Уеннар, викториналар һәм кызыклы конкурслар үткәрелде. Яшьләр бер-берсе белән якыннан танышты, үз фикерләре белән, булеште, киләчәккә планнар төзеде. Очрашу бик җылы, дусларча узды. Ахырда барлык катнашучылар бергәләп фотосурәткә төштеләр һәм алда булачак чараларда актив катнашырга теләкләрен белдерделәр. 📸 Әйдәгез бергәләшеп бу кичәдә төшерелгән фотоларны карап алыйк әле 😉: https://vk.ru/album-196155235_312077823