🍂Ару кичләр булсын, карендәшләр!🍂
🍂Ару кичләр булсын, карендәшләр!🍂 📍Бүген мәдәни үзәгебездә Республикакүләм «Керәшеннәрнең җыр культурасы» семинар-практикум узды! 🎶 📚 Семинар-практикум программасында: — «Үзешчән иҗат коллективлары белән эшләү нигезләре. Нәрсәдән башларга?» темасына кереш лекция. — Секцияләргә бүленеп эшләү. — Нәтиҗә ясау һәм катнашучыларга сертификат тапшыру булды. Әлеге зур әһәмияткә ия чараны алып барган хөрмәтле спикерыбыз Макаров Геннадий Михайловичка, Александров Павел Андреевичка, Гилязова Лейсан Рахимзяновнага һәм ерак араларны якын итеп җыелган карендәшләребезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез.🙏 📸Фоторепортаж: https://vk.ru/album-196155235_312051491