Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 18 июня 2026 г.
💢Җәй башында метеопатларны көчле геомагнитлы дулкыннар рәвешендә күп кенә күңелсез сюр... — 18 июня 2026 г. в 12:27:22.915
💢Җәй башында метеопатларны көчле геомагнитлы дулкыннар рәвешендә күп кенә күңелсез сюрпризлар көтә. ✅Белгечләр мәгълүматларына караганда, июньдә бик көчле геомагнитлы дулкыннар берничә тапкыр булачак. Аның беренчесе ай башында узды, җирдә 4 баллы көчле магнит давылы котырды, шуңа да метеопатларга аның тәэсире нык булды. 23 һәм 24 июньдә геомагнитлы дулкыннар янә көчәюе фаразлана. ✅Магнит давыллары кеше организмына тискәре йогынты ясый. ✅Хәвефле төркемгә хроник авырулары булган һәм өлкән яшьтәге кешеләр керә. Кояш активлыгы арткан көннәрдә аларның башлары авырта һәм сәламәтлекләре белән бәйле башка проблемалар барлыкка килә, дип аңлата табиблар. ✅Андый көннәрдә күбрәк ял итәргә, йокыны туйдырырга һәм саф һавада йөрергә кирәк.

