Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 8 сентября 2026 г.
❗️Башкортстанда Русиядә беренче медицина роботы барлыкка килде — 8 сентября 2026 г. в 14:26:19.322
❗️Башкортстанда Русиядә беренче медицина роботы барлыкка килде ✅Ул кан компонентларын күчереп салуны башкара Яңа технологиянең эшли башлавы турында Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итте. ✅Элегрәк мондый эшне аерым хезмәткәр башкарса, хәзер аны робот башкара алачак. Министр сүзләренчә, бу процессны тизләтергә һәм медицина хезмәткәрләренең вакытын башка эшләргә юнәлтергә мөмкинлек бирәчәк. ✅Башкортстанда санлы технологияләрне медицина өлкәсенә ун елдан артык вакыт дәвамында кертәләр. Бүген биредә электрон медицина карталары һәм рецептлар, телемедицина, робот-хирурглар кулланыла, ә ясалма интеллект табибларга рентген сурәтләрен анализларга ярдәм итә.

