Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 8 сентября 2026 г.
🍁Өстәлдә — көзге салат — 8 сентября 2026 г. в 09:53:20.978
🍁Өстәлдә — көзге салат 💢Бу салат җиңел әзерләнә, үзе бик тәмле дә була. 🍅Салат өчен ике пешкән чөгендер, 3-4 тозлы кыяр, 4 пешкән йомырка, яшел укроп ( киптерелгәне яки туңдырганы да ярый), бер баш суган, 1-2 тырнак сарымсак, тәменчә кара борыч, 2-3 кашык майонез кирәк булыр. 🍅🍅Чөгендерне эре кыргыч аша үткәрәбез, тозлы кыяр белән пешкән йомырканы вак итеп турыйбыз. Суганны һәм сарымсакны вак кына турап, үсемлек маенда кыздырып алабыз. Барысын да бергә кушып, укроп һәм борыч сибәбез, майонез белән яхшылап бутыйбыз. Матур күренсен өчен аны төрле яшел тәмләткеч үләннәр белән бизәргә була. Салатны ярты сәгатькә суыткычка куеп торабыз.

