Ташкабактан кетчуп — 25 июня 2026 г. в 14:22:11.967
Ташкабактан кетчуп Кирәкле ингредиентлар: 1,5 кг. чистартылган ташкабак, 500 гр. суган, 2 аш кашыгы тоз, 200 грамм шикәр комы, 2-3 кәнәфер һәм лавр яфрагы, 100 гр серкә, 1 чәй кашыгы кызыл яки кара борыч, 500 гр. томат пастасы. Тирән кәстрүлгә 1,5 кг. ташкабакны шакмаклап, 500 гр суганны ярымбоҗралап турап салабыз. Өстенә 2 аш кашыгы тоз һәм 200 грамм шикәр комы өстибез. Берничә минуттан яшелчәләр салынган кәстрүлгә 2-3 канәфер һәм лавр яфрагы өстәп утка куябыз һәм якынча ярты сәгать пешерәбез. Уттан алгач, барлык тәмләткечләрне алабыз, вак итеп турап 1 баш сарымсак та өстәргә була. Боларның барысын да блендер аша үткәрәбез. Аннары 100 грамм 9 % серкә, 1 чәй кашыгы кызыл яки кара борыч һәм 500 грамм томат пастасы салып, 10 минутка утка куеп алабыз да, стерильләштерелгән банкаларга салабыз. Тәмле булсын! Сезнен Лилиягез

