Перейти к содержимому
Максиметер

ПӘХЛӘВӘ

ПӘХЛӘВӘ Камыр өчен кирәк була. -200 гр шәһәр каймагына ярты чәй калагы чәй содасы салабыз. -180 гр ак майны угычтан уабыз да бер стакан он салып умач кебек уабыз. -Салабыз шунда чеметеп кенә тоз, ике йомырка сарысы һәм каймакны. -Басабыз, он өстибез. Әзер камырны сәг ярымга суыткычка куябыз. Эчлек өчен. 300 гр әстерхан чикләвеген блендер белән ваклатабыз да 150гр песок кушып болгатабыз. Камырны алабыз холод тан, ике олырак бүлемгә, өч бәләкәй бүлемгә бүләбез. Олы җәемне җәябез - ак май белән майлыйбыз да эчлекне сибәбез, икенче кат җәемне җәябез, майлыйбыз, эчлек җәябез, өченче кат җәемне җәябез, майлыйбыз, эчлекне сибәбез. Аннан соңгы җәемне җәеп, аскы җәем белән тоташтырабыз, ромбик формасында ипләп кенә аска тикле кисеп чыгарбыз, йомырка сарысы белән ягып, өсләренә чикләвек куеп духовкага озатабыз. Беркавым пешкәч сироп агызабыз. Сиропны ясар өчен алабыз 50 гр ак май, 2 аш калагы бал, 2 аш калагы су салып кайнатып алабыз. Яңадан духовкага тыгып пешереп бетерәбез.

2 591 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

3 098 подписчиков · Еда и рецепты

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Еда и рецепты»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.