Озакламый мал, терлек суя башлыйбыз. Тутырма рецептын калдырам. Бик тәмле була — 3 сентября 2026 г. в 04:33:06.317
Озакламый мал, терлек суя башлыйбыз. Тутырма рецептын калдырам. Бик тәмле була Тутырма өчен кирәкле ингредиентлар: ит, бавыр, үпкә , йөрәк, эч мае , дөге — 100 г, башлы суган , сарымсак, су яки салкын шулпа , тәменчә тоз, борыч. Барысы да күз үлчәме белән ясадым. Гафу үтенәм. Эш барышы. Эчлек өчен тана ите һәм терлекнең үпкә-бавыры, йөрәге алына. Аларны иттарткыч аша үткәрәбез. Шуңа дөге кушабыз. Шулпа белән сыегыйтабыз. Әзер катнашманы эшкәртелгән эчәгесенә тутырабыз. Әзер тутырманы тишкәлибез , өстенә салкын су салып пешерәбез 1 сәг. Пешеп җиткәч, табага май салып кыздырып та алырга була! Тәмле булсын!!! Комментарийларда сез ничек ясыйсыз, языгыз

