МБОУ "Амикеевская ООШ" Муслюмовского муниципального района РТ/ ТР Мөслим муниципаль районы Әмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе
Образование · 26 мая 2026 г.
Соңгы кыңгырау яңгырый — сихри аваз, — 26 мая 2026 г. в 20:54:22.716
Соңгы кыңгырау яңгырый — сихри аваз, Ул гаҗәеп моңсу, сагышлы. Шундый көн бу, олы бәйрәм үзе, үзгәртә дә куя язмышны. Бүген мәктәбебездә 9 сыйныф укучылары өчен соңгы тапкыр кыңгырау шалтырады. Бәйрәмдә укучыларны район Советының аппарат җитәкчесе Гарипов Р. Г., мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты Сабирова Э. Д., авыл җирлеге башлыгы Шакирянова И. И., лаеклы ялдагы укытучылар, әти-әниләр, мәктәп директоры һәм яраткан укытучылары котлады. Бәйрәмгә килгән кунакларны да күңелләре белән ерак балачак елларына алып киткән, күзләрне дымландырган бу тантанада күңелле һәм моңсу мизгелләр күп булды. Әйе, вакыт сиздерми генә үтеп киткән. Балачак инде артта калды. Алда беренче сынаулар көтә. Ни генә булмасын, имтиханнарны уңышлы тапшыруыгызны телибез! Сезгә дөньяның матурлыгын, тормышның асылын, яшәү ямен һәм мәгънәсен аңлап яшәргә язсын. Соңгы кыңгырау яңгырый бүген, Яңа юл яра гомер агышы. Соңгы кыңгырау — әнкәй догасы, Изге юл тели аның тавышы. Хәерле юл! Хәерле юл, сезгә, укучылар!

