МБОУ "Амикеевская ООШ" Муслюмовского муниципального района РТ/ ТР Мөслим муниципаль районы Әмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе
Образование · 26 мая 2026 г.
Соңгы кыңгырау бәйрәме... Кемнәрнең генә күңелендә ул матур хатирә булып сакланмый икән... — 26 мая 2026 г. в 03:42:46.778
Соңгы кыңгырау бәйрәме... Кемнәрнең генә күңелендә ул матур хатирә булып сакланмый икән?!. Бүген дә соңгы кыңгырау чыңы бик күп белем йортларында яңгырый. Барлык чыгарылыш сыйныф укучыларын, укытучыларны, әти-әниләрне шушы истәлекле көн белән чын күңелдән тәбрик итәм. Мөстәкыйль тормышка аяк басучы укучыларга имтиханнарында зур уңышлар, якты, матур киләчәк һәм үз максатларына ирешүләрен телим. Ак юллар сезгә, кадерле балалар!..

