2Б сыйныфы укучысы Ялилова Галия «Мини Мисс Татарстан 2026» бәйгесенең финалында лаеклы... — 1 июня 2026 г. в 11:30:00.445
2Б сыйныфы укучысы Ялилова Галия «Мини Мисс Татарстан 2026» бәйгесенең финалында лаеклы чыгыш ясады һәм «Җырчы» номинациясендә җиңү яулады 👑 Программа дүрт өлештән торды. Башта һәр катнашучы үзе турында сөйләде. Аннары кызлар иҗади номерлар күрсәттеләр. Чыгышлар гомуми бию белән тәмамланды, ә бүләкләү бал күлмәкләреннән узды. Финалга әзерлек кызлардан тулысынча фидакарьлек таләп итте. 6 көн буе репетицияләр сигезәр сәгать дәвам итте, алар дәвамында катнашучылар дефиле өйрәнделәр үз номерлар өстендә эшләделәр һәм гомуми бию куйдылар. Безнең гимназиядә иң якты, иҗади һәм максатчан балалар укый! 💫 Галияне бу уңышы белән котлыйбыз һәм аңа яңа казанышлар, илһам һәм сәхнәдә һәрвакыт балкып торуын телибез! Ә әти-әниләренә һәм укытучыларына ярдәмнәре һәм ышанычлары өчен рәхмәт🩵

