Бүген 2Г сыйныф укучылары татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай турында өйрәнүне д... — 31 мая 2026 г. в 11:39:27.378
Бүген 2Г сыйныф укучылары татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай турында өйрәнүне дәвам итеп, Арча районы Кушлавыч авылында урнашкан Г.Тукай музей-йортына сәяхәттә булдылар. Укучылар бөек шагыйребез турында күп мәгълүматлар тыңладылар, шагыйрь белән бәйле экспонатларны карап, кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Ә аннары соң, әти-әниләре тарафыннан оештырылган, татар халкының милли бәйрәме Сабантуйда катнашып, уеннарында уйнап, җырлап-биеп, күңел ачып, җәйге ялларга таралыштылар🤩

