⚽ 2 нче Гимназиядә зур футбол бәйрәме: спорт, бердәмлек һәм җиңүләр! 🏆🎉
⚽ 2 нче Гимназиядә зур футбол бәйрәме: спорт, бердәмлек һәм җиңүләр! 🏆🎉 Җомга һәм шимбә көннәрендә безнең гимназиянең футбол мәйданында чын спорт дулкыны кайнады! Укучылар, чыгарылыш сыйныфлары һәм хөрмәтле әтиләребез катнашында традицион футбол турниры узды. Ике көн дәвамында барган киеренке һәм мавыктыргыч уеннар нәтиҗәсендә җиңүчеләр билгеләнде: 🥇 5–6 нчы сыйныфлар арасында: • 1 урын — 5 «В» сыйныфы • 2 урын — 6 «А» сыйныфы • 3 урын — 6 «Г» сыйныфы 🥇 7–8 нче сыйныфлар арасында: • 1 урын — 8 «В» сыйныфы • 2 урын — 7 «Б» сыйныфы • 3 урын — 8 «А» сыйныфы 🥇 Олылар һәм югары сыйныфлар лигасы: • 1 урын — Әтиләр командасы 🏆 • 2 урын — 2026 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары • 3 урын — 9 «Б» сыйныфы Барлык җиңүчеләрне, призёрларны һәм көч биреп торган җанатарларны ихлас күңелдән котлыйбыз! Үзләренең шәхси үрнәгендә сәламәт яшәү рәвешен күрсәткән әтиләребезгә аерым рәхмәт белдерәбез. Сәламәт тәндә — сәламәт акыл! ⚽💪✨