18 майда Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Алмачуар» яшь буын театр фестиваленең йом...
18 майда Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Алмачуар» яшь буын театр фестиваленең йомгаклау чарасы узды. Исегезгә төшереп китәбез, узган елны «Сәйяр» исеме белән үткән фестивальдә «Хәзинә» театр студиясе Гран-при яулаган иде. Быел фестиваль яңа исемгә ия булды, әмма яшь талантларны хуплау һәм туган телне саклау кебек миссиясенә тугры калды. Гимназиябезнең «Хәзинә» театр студиясе I урын яулады! Уңышыбызның ачкычы - студия җитәкчесе! Диләрә Ришад кызы, һәр сүзегезгә, шәкертләрегезнең һәр карашына күңелегезне биргәнгә карап, сезнең осталыгыгызга һәм фидакарьлегегезгә сокланмый мөмкин түгел. Беренчелек янә безнең кулда, һәм аның артында - сез, һәр баланың күңел түрендәге яшерен утны, башкалар күрмәсә дә, сизеп алган ышанычыгыз 🕊️ Артистлар, сез бик зур тырышлык күрсәттегез. Самимилек, оста уйнау, образга керү... Үзегезгә һәм бер-берегезгә ышангандыгыз. Бу җиңү - сезнеке, һәм сез аңа лаек!🙌 Уңышыгыз дәвамлы булсын! Котлыйбыз!🔥