19 май көнне 6нчы В сыйныфы Шәхесләр конференциясендә Сәлих Сайдашев иҗаты hәм тормышы ...
19 май көнне 6нчы В сыйныфы Шәхесләр конференциясендә Сәлих Сайдашев иҗаты hәм тормышы буенча чыгыш ясады. Укучыларның чыгышларын бөек композиторобызның музыкаль әсәрләре яңгырашы бизәде, курайда Кояшлы вальс Азизов Ильяс башкаруында яңгырады. Сыйныф өчен бу шәхес бик дәрәҗәле hәм якын, чөнки Хидиятуллиннар гаиләсе Сәлих Сайдашев белән туганнар. Зөхрәнең абыйсы Инсаф Хидиятуллин, Чаллы татар драма театры артисты буларак, Сәйдәшев ролен спектакльда башкара. #татартелеайлыгы