Балакай балалар бакчасында Көз бәйрәмнәре дәвам итә! 🍁🧡
Балакай балалар бакчасында Көз бәйрәмнәре дәвам итә! 🍁🧡 Кечкенәләр үз чыгышлары белән залны җылытып, күңелләрне елмайттылар. Алтын көзнең муллыгын, матурлыгын безнең кечкенә йолдызларыбыз үзләренчә җиткерде. Киләчәктә безне урта һәм өлкән төркемнәрнең чыгышлары, көзге күргәзмәләр көтә. Балакай бакчасы коллективы барлык балаларга һәм аларның гаиләләренә рәхмәт белдерә! 🍂✨