Перейти к содержимому
Максиметер

2В сыйныфында ихлас, җылы һәм көчле бәйрәм - "Әтиләр көне!" үтте.

2В сыйныфында ихлас, җылы һәм көчле бәйрәм - "Әтиләр көне!" үтте. Әтиләрне уйнаттык, җырлаттык, биеттек, портретларыбызны ясаттык! Дәрес тә әзерләделәр, көч тә сынаштылар, хәтта бәрәңге әрчергә дә өлгерделәр! Янәшәдә көч биреп торырлык ул-кызлары булганда сынаталармы соң?! Безнең сыйныфны тагын да бердәм, тату иткән, әтиләрне дуслаштырган бу чара өчен рәхмәт! Еллар узгач та сагынып искә алырлык кичә булды ул. Әтиләребезгә саулык, муллык, бәхет телибез! Сезнең нык җилкәгә таянып озак еллар яшәргә язсын безгә! 😉Тырышлыклары өчен Зилә Зөфәровна иртәгә өй эшеннән азат итте барыбызны да. Бу бүләккә әтиләр ныграк та сөенделәр!🌸

715 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

755 подписчиков · Образование

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.