📣 Мәктәптә «Габдулла Тукай атналыгы» уза.
📣 Мәктәптә «Габдулла Тукай атналыгы» уза. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан безнең мәктәптә тематик атналык дәвам итә. Бүген татар теле укытучысы Җиһангирова Зарима Әзһәм кызы «Тукайның тылсымлы әсәрләре» дигән интеллектуаль уен үткәрде. Укучылар шагыйрь иҗаты турындагы белемнәрен тикшерделәр, аның шигырьләре һәм әкиятләрен искә төшерделәр, Габдулла Тукайның тормыш юлына караган сорауларга җавап бирделәр. Чара укучыларга милли мәдәният һәм әдәбият дөньясына тирәнрәк керергә ярдәм итте. Күренекле шагыйрь иҗатына багышланган атналык кысаларында алда яңа вакыйгалар көтә! #ГабдуллаТукай #ТукайАтналыгы #Мәктәп #ТатарТеле #Әдәбият