"Мәхәббәт чәчәге - ромашка бүләк итәм". Парлылар өчен, табигать кочагында менә шулай и... — 10 июля 2026 г. в 15:50:44.443
"Мәхәббәт чәчәге - ромашка бүләк итәм". Парлылар өчен, табигать кочагында менә шулай исемләнгән чара булып узды. Рәхәтләнеп аралашып, уйнап, җырлап, биеп, үзебезгә матур бәйрәм оештырдык. Озак еллар бергә яшәүче, бу парларның һәрберсенең үз гаиләсе тарихы, матур бер өлге итеп яшәү серләре бар. Мондый җылы очрашулар дәвамлы булсын, иң мөһиме барыбыз да исән - сау булыйк. #деньсемьилюбвииверности #ЛЕТОВТАТАРСТАНЕ #АЙДАГУЛЯТЬ #Бакырчыавылыклубы

