30 нчы август көнне, Рамил Гобәйдуллин җитәкчелегендәге "Идел аръягы" үзәкләштерелгән ...
30 нчы август көнне, Рамил Гобәйдуллин җитәкчелегендәге "Идел аръягы" үзәкләштерелгән клублар системасы"" мәдәният хезмәткәрләре Яшел Үзәндә Республика көненә багышланган бәйрәмдә - шәһәр көнендә катнашып кайтты. Бәйрәм мәйданында туган ягыбызның милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм халык иҗатын тәкъдим иттеләр. Кунакларны татар халкының кунакчыллыгы, милли уеннары, кул эшләре һәм көзге муллык каршы алды. Биредә көзге нигъмәтләрдән матур күргәзмә әзерләнде. Табигать бүләкләре белән бизәлгән күргәзмә бәйрәм мәйданына аерым ямь өстәде. Шулай ук кунакларга чигү буенча мастер-класс тәкъдим ителде. Катнашучылар татар хатын-кызларының борынгы кул эшләре белән танышып, чигү серләрен өйрәнделәр һәм үз куллары белән иҗат итеп карадылар. Ә инде «Капкалы уеннар» бәйрәмнең иң күңелле мизгелләренең берсе булды! Балалар да, өлкәннәр дә милли уеннарда теләп катнашып, күтәренке кәеф алды. – Мондый бәйрәмнәрдә катнашу – безнең өчен зур куаныч. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, милли уеннарын, кул эшләрен саклап, аларны яшь буынга җиткерү – безнең төп бурычларыбызның берсе. Яшел Үзән халкына һәм шәһәр кунакларына милли мәдәниятебезнең бер өлешен күрсәтүгә бик шатбыз. Кунакларның ихлас елмаюлары һәм уеннарда теләп катнашулары безнең өчен иң зур бәя булды. Җыр-моң, милли уеннар, иҗат һәм күңелле аралашу белән үрелеп барган бәйрәм һәркемгә матур тәэсирләр бүләк итте.💚 #Авылымгүзәллеге #ЯшелҮзәнрайоны #Авылымныңгүзәлкешеләре #МуллаИлеавылы #ТатарстанРеспубликасыкөне #ДеньРеспубликиТатарстан #Шәһәркөне #Деньгорода #Культуразеленодольска #Молвинскийсдк От Разины Сайфутдиновой