Гаилә-тормышта һәркем өчен иң мөһиме, бу якыннарыбыз һәм туганнарыбыз, без яраткан, кай...
Гаилә-тормышта һәркем өчен иң мөһиме, бу якыннарыбыз һәм туганнарыбыз, без яраткан, кайгырткан, бәхет һәм яхшылык теләгән кешеләребез. Без нәкъ менә гаиләдә мәхәббәт, җаваплылык, кайгырту һәм хөрмәт итәргә өйрәнәбез. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында мәдәният йортында китапханә белән берлектә «бүләккә ромашкалар» дигән тематик викторина үткәрелде. Чара башланыр алдыннан сәнгать җитәкчесе бу бәйрәмнең 8 июльдә, халык арасында гаилә учагын саклаучылар, никах мәхәббәтен саклаучылар буларак билгеле булган Петр һәм Феврония Муромскийлар көнендә билгеләп үтелүе турында сөйләде. Аннары гаилә кыйммәтләрен белү буенча викторина үткәрелде. Балалар гаилә турындагы мәкальләрне искә төшерделәр, табышмакларга җаваплар таптылар, бәйрәмнең барлыкка килү тарихын, аның символларын, гореф-гадәтләрен, әһәмиятен белделәр, кәгазьдән нәфис ромашкалар ясадылар, аннары гаиләләрен нинди итеп күрүләрен яздылар (дус, яратучан, шәп, күңелле, иң яхшысы!). Бу чара балаларда бик күп уңай хис-кичерешләр калдырды. #Авылымныңгүзәлкешеләре #Авылымгүзәллеге #МуллаИлеавылы #КультураТатарстан #КультураЗеленодольск #МолвинскийСДК #Гаиләмәхәббәттугрылыккөне #Деньсемьилюбвииверности