Экологик сәяхәт "Авылым чишмәләре"
Экологик сәяхәт "Авылым чишмәләре" Чишмә" Һәм "авыл" төшенчәләре бер-берсеннән аерылгысыз. Чишмәдән башка авылларының яшәешен күз алдына китереп булмый. Кеше чишмәгә изгеләргә караган кебек караган,, суын эчеп хәл алган, сихәтләнгән. Һәр авылда да диярлек "Изгеләр чишмәсе" булган, алар турында риваятьләр йөргән. Авыл агайлары чишмәләргә бура иңдергән, аларны чистартып торган, аңа килү-китү юлларын тәртиптә тоткан. Аларның исемнәре дә "Алан башы чишмәсе","Бүре базы чишмәсе","Солтан казак чишмәсе". Без "Алан башы чишмәсенә"сәяхәт кылдык.Алан башы чишмәсе Алан башы урманы уртасында барлыкка килеп,улаклар аша урман читендә өстән шарлап ага Шуңа күрә бу чишмә Алан башы чишмәсе дип атала.Чишмәнең тарихы белән таныштык,көзге урманның сихри матурлыгына сокландык,көзге урманга шигьри тәлгәшләр бүләк иттек. #культуразеленодольска