Бүген көзге көн белән төн тигезләшкән көн - Сөмбелә бәйрәме. Аны күпләр җәй белән хушла...
Бүген көзге көн белән төн тигезләшкән көн - Сөмбелә бәйрәме. Аны күпләр җәй белән хушлашу һәм көзне кабул итү чоры буларак кабул итә. Бу көнне Хәзинә кызлары белән урманга сәяхәт кылдык. Көзнең матурлыгы басу - кырлар, агач - куаклар, кыр чәчкәләре, үләннәрне сарган пәрәвез челтәрләрендә чагыла. Елмаеп баккан кояш нурлары күнелләрне иркәли. Табигать искиткеч. Коелган яфраклар арасында гөмбәләр тезелеп киткән. Кып - кызыл янып утырган гөлҗимеш куаклары җимешләре белән чиләкләребезне тутыргач, табигатькә рәхмәтле булып, кайтыр юлга кузгалдык. #Бакырчыавылыклубы #культуразеленодольска #сөмбелә