МБУ ДО "Атнинская детская школа искусств"
Образование
Загружаем канал…
Сайт использует куки. Нажимая «Хорошо», вы соглашаетесь на обработку данных.
Образование
5 март көнне булып узган "Әтнә йолдызчыклары-2026" районкүләм эстрада фестиваленең Гала концертыннан сәхнэ арты мизгелләре✨✨✨
"Әтнә йолдызчыклары-2026" районкүләм эстрада фестиваленең Гала-концертыннан матур мизгелләр. Фотоларын шушы ссылка белән кереп карый аласыз : vk.com/album482842595_31031... Ә җиңүчеләргә зона этабында зур уңышлар теләп калабыз💐🙏
Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары классларында 3 нче чирек зачетлары узды. #адши #этнэбалаларсэнгатьмэктэбе #зачет
Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең вокал классларында 3 нче чирек зачетлары уңышлы гына узды. #адши #этнэбалаларсэнгатьмэктэбе #зачет
22 октябрьдә булып узган, Әтнә районы мәдәният хезмәткәрләренең зур семинарында Татарстаннын Электрон Мактау Тактасына кертелгән хезмәткәрләрне дә бүләкләделәр һәм таныклык тапшырдылар. Шулар арасында Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең театр классы укытучысы, "Сәхнәдәш" үрнәк театр коллективының җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Сафиуллина Финә Рәис кызы да бүләкләнде. Финә Раисовна, сезгә ныклы сәламәтлек, иҗади дәрт, яңа үрләр һәм игелекле эшегездә уңышлар телибез! Әтнә җиренең мәдәният үсешенә керткән зур өлешегез өчен рәхмәт сезгә! #этнэсэнгатмэктэбе #адши #мэдэният #культура
22 октябрьдә Кече Әтнә авыл клубында Әтнә районы мәдәният хезмәткәрләренең зур семинары булып узды. Анда ел башыннан узган 9 ай эшчәнлеге йомгакланды, тармакның бүгенге көн өчен иң мөһим мәсьәләләре тикшерелде һәм киләчәккә планнар билгеләнде. Семинарның дәрәҗәсен кунакларның катнашуы да күрсәтте. Чарада Әтнә районы хакимияте башлыгы Рөстәм Хисамиев, башкарма комитет җитәкчесе Айрат Каюмов, Татарстан Республикасы мәдәни ресурс үзәгенең сектор мөдире, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Гүзәл Фаезова һәм район мәдәният бүлеге җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Алия Абдуллина катнашты. Семинарның иң тантаналы өлеше — ел дәвамында иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән мәдәният йортларын, авыл клубларын һәм алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләү булды. Аларга мәртәбәле дипломнар һәм истәле…
Читать целикомӘтнә балалар сәнгать мәктәбендә иҗат аша коррупциягә каршы караш формалаштыруга багышланган белем бирү чарасы узды. Ул төрле уен элементларын үз эченә алган интерактив фикер алышу рәвешендә үтте. Укучылар укытучылары белән берлектә намуслылык һәм иҗат арасындагы тирән бәйләнешне өйрәнделәр, шулай ук ришвәтчелек, «таныш-белеш» аша эш итү яки плагиат кебек күренешләрнең иҗат процессының төп асылын ничек җимерүен тикшерделәр. Моннан тыш, укучылар коррупциянең төрле чагылышлары, шулай ук аның җәмгыять һәм һәрбер аерым кеше өчен китереп чыгарган нәтиҗәләре турында белделәр.Бу чарада намуслылыкны һәм хокукый грамоталылыкны кечкенәдән үк тәрбияләүне максат итеп кую турында сүз барды. #ВместеПротивКоррупции #МолодежьПротивКоррупции #этнэсэнгатьмэктэбе #адши
Каждый родитель хочет, чтобы его ребенок чувствовал себя в безопасности — и в школе, и за ее пределами. К сожалению, буллинг остается распространенной проблемой, и именно взрослые могут стать той опорой, которая поможет ребенку справиться с этой ситуацией. Покажите этот клип своим детям. Вместе обсудите каждую ситуацию, спросите, как бы ребенок поступил, и убедитесь, что он знает: вы на его стороне и всегда готовы выслушать и помочь. Травля прекращается, когда рядом есть взрослые, которые не остаются в стороне. Будьте рядом. Куда обратиться за поддержкой: 🔹Всероссийский телефон доверия: 8-800-2000-122 🔹Горячая линия против травли: - Сектор психологического сопровождения образовательного процесса и профилактики асоциальных явлений МОиН РТ:8 (843) 222-79-80 - приемная Уполномоченного…
Читать целикомХөрмәтле Финә Рәисовна! Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Сезгә булган хөрмәтебез, рәхмәтебез һәм җылы хисләребезне шигырь юллары белән җиткерәсебез килә. Хатын кызның яшен сорамыйлар - Нигә кирәк санау елларны? Матур бер җыр кебек - барлап чыксаң Сезнең үткән данлы юлларны. Бөек актрисаның алкышларын Алыштырып остаз эшенә, Сабыйларның ихлас дөньясы ул Яшәү үзе - сездәй кешегә. Һәр балада сәләт күрә белеп, Шул очкыннан ялкын үрләтеп, Сезнең хезмәт таулар биеклеге, Тау кадәрле булсын хөрмәте. Сәхнә серләренә төшендергән, Театрның җенен уяткан! Үз эшенең сездәй фидакарен Эзлисе юк безгә ерактан. Әтнә төбәгенең һәр кешесе - Сезне белә, сезне ярата. Сезнең шәкертләрнең уңышына Бергә-бергә сөенеп, җан ата! Хезмәттәшләрегез өчен дә Сез Олы үрнәк, өлге тормышта. Дөнь…
Читать целикомХөрмәтле укытучылар! Сезне ихлас күңелдән Укытучылар көне белән котлыйбыз! Сез балаларга белем генә түгел, ә иң мөһиме — тормыш юлында дөрес юнәлеш сайларга ярдәм итәсез. Сезнең сабырлыгыгыз, җылы сүзләрегез һәм зирәк киңәшләрегез өчен чиксез рәхмәт. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иҗади уңышлар телибез. Һәр көнегез шатлыклы булсын! Укучыларыгыз Сезне горурландырсын, ә хезмәтегез һәрвакыт ихтирам һәм рәхмәт белән бәяләнсен! Бәйрәм белән, кадерле укытучылар! 🍁📚💐✨