🇷🇺«Мой папа – Герой» — 29 июля 2026 г. в 19:12:26.106
🇷🇺«Мой папа – Герой» «Минем әтием – Каһарман» Татарстанда хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен Балалар Сәнгать Фестивале башланды. ✨Иң яхшы эшләр Татарстан Республикасы Милли китапханәсендәге йомгаклау күргәзмәсенә керәчәк. 🎨 Бәйге Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлеген җитәкләүче Шигапова Гөлназ Илясовна һәм Әтнә балалар сәнгать мәктәбе укытучылары ярдәмендә узды. Бәйгедә хәрби операциядә катнашучыларның балалары үзләренең әтиләре һәм абыйлары портретларын тәкъдим иттеләр. ❤Һәр рәсем — бу кечкенә йөрәкнең зур мәхәббәте. Һәр сызыкта — сагыну, горурлык һәм өмет. Балалар үз геройларын шундый итеп күрәләр: көчле, батыр, намуслы. Бәйгедә түбәндәге батырларның портретлары тәкъдим ителде: 👨👦 Яруллин Руслан Накипович 👨👦 Хайрутдинов Ильнур Ильсурович 🕯️ (һәлак булган) 👨👦 Шарифуллин Ильхам Рафилович 👨👦 Поликарпов Валерий Леонтьевич 👨👦 Габдрахманов Алмаз Айдарович 🕯️ (һәлак булган) 👨👦 Мухаметзянов Руслан Рашидович 👨👦 Камалов Рамиль Радифович Бу исемнәрнең һәрберсе — бер гаиләнең терәге, бер баланың Герое. Аларны без хәтерлибез, алар белән горурланабыз. 💔 Һәлак булган Ильнур Ильсурович һәм Алмаз Айдаровичны якты истәлек белән искә алабыз. Аларның батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңге яши. Катнашкан һәр гаиләгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Сез безнең өчен иң кадерле.🙏 #МойПапаГерой #СВО #Татарстан #Атня #ДетиГероям #АтнинскаяДетскаяШколаИскусств

