#КомандаРодных — 7 июля 2026 г. в 12:17:22.596
#КомандаРодных Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан, без сезнең игътибарга тагын бер матур үрнәк Саляхиевлар гаиләсен тәкъдим итәбез. Саляхиева Гөльназ Рафаэль кызы – Әтнә балалар сәнгать мәктәбендә кадрлар эшен башкаручы. Ул – гаилә учагы сакчысы, балаларга матурлык өләшүче. Иптәше Саляхив Раиль Рәшит улы – Габдулла Тукай исемендәге Әтнә театры артисты. Сәхнәдә образлар тудырып, тамашачыларга рухи азык бирә, ә өйдә – иң ышанычлы терәк. Кызлары Камилә һәм уллары Хәким – аларның горурлыгы, дәвамчылары. Әмма бу гаиләнең иң зур байлыгы – аларның бердәмлеге генә түгел, ә буыннар арасындагы тирән бәйләнеш. Алар әби-бабайлар белән дә бик матур итеп аралашып, бер-берсенә һәрчак ярдәм итеп яшиләр. Өлкәннәрнең акыллы киңәшләре, оныкларның чиксез мәхәббәте – бу йортта һәркем үзен кадерле, кирәкле итеп тоя. Нәкъ менә шушы җылылык, бердәмлек аларны чын мәгънәсендә көчле команда итә. Бу гаилә бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп, мәхәббәт һәм тугрылык белән яши. Алар һәркемгә үрнәк: чөнки чын гаилә – ул бер команда ә иң мөһиме – бергә бердәм! Әби-бабайлардан килгән рухи мирас, әти-әнинең тырышлыгы һәм балаларның шатлыгы – менә нәрсә ул чын бәхет! #КомандаРодных #ДеньСемьи #ЛюбовьИВерность #АтнинскийРайон #АтняКультура

