Татарстанда рәсми рәвештә Электрон Мактау Тактасы эшли башлады. Бу проект Татарстан Раи... — 11 августа 2026 г. в 10:34:40.133
Татарстанда рәсми рәвештә Электрон Мактау Тактасы эшли башлады. Бу проект Татарстан Раисы Рөстәм Миңнехановның Указы нигезендә оештырылды. Аның максаты — республика үсешенә зур өлеш керткән хезмәт ияләренең исемнәрен мәңгеләштерү. Электрон тактаның адресы — gordost.tatar.ru. Анда һәр лауреатның фотографиясе, исеме һәм кыскача биографиясе урнаштырылган. Безнең Сәнгать мәктәбе укытучысының Сафиуллина Финә Рәис кызы да бу мактаулы исемлеккә керүе — зур горурлык! Ул күп еллар дәвамында балаларга сәнгать серләрен ача, аларның талантын үстерә. Аның хезмәте республика күләмендә бәяләнде. Бу уңыш — тырышлыкның, балаларга мәхәббәтнең һәм чын осталыкның нәтиҗәсе. Сез дә Электрон Мактау Тактасы белән таныша аласыз. Анда республикабызның иң яхшы укытучылары, табиблары, инженерлары, аграрийлары һәм мәдәният хезмәткәрләре турында мәгълүмат бар. Сәнгать мәктәбе укытучысы Финә Рәисовнаны чын күңелдән котлыйбыз! Сезнең хезмәтегез — безнең горурлыгыбыз! #ЭлектронлыМактауТактасы #Татарстан #СәнгатьМәктәбе #Укытучы #Горурлык #Мәгариф

