Гасырлар моңы, буыннар хәтере: Әтнәдә «ӘтнәТуй» фестивале — 7 августа 2026 г. в 12:44:22.103
Гасырлар моңы, буыннар хәтере: Әтнәдә «ӘтнәТуй» фестивале Казан артының мәдәни энҗесе булган Әтнә җирлегендә милли җанлы халыкны, онытылмаслык йолаларны һәм борынгы гореф-гадәтләрне бергә җыйган бөек бәйрәм — «ӘтнәТуй» III нче ачык фольклор-этник фестивале гөрләде. 1 август көнне «Туган ягым» мәдәният һәм ял паркы саф татар рухы, кайнар милли моң белән сулыш алды. Милләтебезнең туй традицияләрен саклап калу, олы буынның бөек бәйрәмен һәм яшәеш тәҗрибәсен киләчәк яшьләргә тапшыру, шулай ук төбәкара мәдәни хезмәттәшлекне ныгыту максатыннан оештырылган бу чара Төньяк Татарстанның онытылмаслык иҗат бәйрәменә әверелде. Сәнгать һәм рухи хәзинә мәйданы. Фестивальнең төп сәхнәсендә борынгы йолалар күренеше күпсанлы артистларның кайнар чыгышлары, милли уеннар белән үрелеп барды. Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең укучылары һәм укытучылары бу матур чарага үз өлешләрен керттеләр. "Нур" үрнәк вокаль ансамбле һәм "Алчәчәк" үрнәк бию коллективы килгән кунакларны каршы алып төрле туй йолаларында катнаштылар. Ә "Наза" уен мәйданчыгында "Сәхнәдәш" үрнәк театр коллективы укучылары, килгән кунаклар белән, борынгы фольклор милли уеннар уйнадылар. Ә укытучылар, үз чиратында, агачтан ясалган төрле милләт халыклары фигураларын буяу буенча осталык дәресләре күрсәттеләр. Фото сүрәтләрне сылтама аша кереп карап була: https://vk.ru/album482842595_311693120 #әтнәтуй #этнэсэнгатьмэктэбе #атнякультура

