ИГЕЛЕКЛЕ ЭШКӘ ЯРДӘМ КИРӘК❣️ — 27 июля 2026 г. в 12:20:12.463
ИГЕЛЕКЛЕ ЭШКӘ ЯРДӘМ КИРӘК❣️ Хәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр, укытучылар, кадерле укучылар! Гимназиябездә укыган, инде 2022 елдан махсус хәрбия операциягә мобилизацияләнгән егетебез Марат Зямаловның икенче туган көне булачак. Татарстан полкы составында ул машина йөртә иде. Яу кырында, дроннар яңгыры астында көрәш авыр бара. Без 2 ай ел элек бергәләп аларга «Диспетчер 835+» дроннарга каршы портатив детекторын сатып алырга ярдәм иткән идек. Бу детектор шушы көннәрдә Маратның гомерен саклап калды, шөкер. Тик Марат йөрткән машина һәм андагы детектор янган. Хәзер алгы сызыктагы егетләребезгә кабат ярдәм - детектор алырга 87000 сум акча кирәк. Марат үзе бик тыйнак егет, ярдәм темасына языша башласак бик уңайсызлана. Кичә Маратның әнисе чарасызлыктан шалтыратып ярдәм сорады. Йөрәге белән булышасы килгәннәрдән 50, 100, 500 сум... хәлдән килгәнчә, булдыра алганча ярдәм сорыйбыз. Ярдәмне Маратның әнисе Фәридә апаның «АкБарс» банкы картасына 89276773282 номеры буенча күчерергә мөмкин. «СВО» дип язарга онытмыйк, зинһар. Батыр егетләрнең гомерләре өзелмәсен, ризыклары киселмәсен, имин генә туган өйләренә, газизләренә әйләнеп кайтсыннар!🤲 P.S. Бу үтенечне таратырга да ярдәм итсәгез бик рәхмәтле булыр идек!❣️

